news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә булган транспорт һәлакәте фаҗигале тәмамланган

Юл-транспорт һәлакәте узган төндә килеп чыккан.

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген төнге сәгать бердә Татарстанның Әлмәт шәһәрендәге Шевченко урамында йөк машинасы белән җиңел автомобиль бәрелешкән. «Скания»гә арттан килеп төртелгән «Лада Приора» белән идарә иткән 44 яшьлек ир медсанчастькә озатылган, аның пассажиры шунда ук һәлак булган.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте шул хакта “Татар-информ” агентлыгына мәгълүмат биреп, һәлакәт турында кичектергесез хезмәтләрнең 112 бердәм номерына хәбәр итүләрен белдерә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100