news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә “Болгар радиосы” концерты булачак

Концерт 30 гыйнварда Әлмәтнең “Нефтьче” Мәдәният сараенда 19:00 сәгатьтә башлана.

Әлмәттә “Болгар радиосы” концерты булачак

(Казан, 15 гыйнвар, "Татар-информ"). 30 гыйнвар көнне “Болгар радиосы” татар эстрадасының әйдәп баручы артистлары катнашында Әлмәт шәһәрендә концерт тәкъдим итәчәк. “Болгар радиосы” баш мөхәррире-продюсеры Илфар Кәримов әйтүенчә, “Болгар радиосы” концертларны Казанда гына оештырмый.

“Без төрле төбәкләрдәге тамашачыларыбыз белән үз калаларында очрашырга тырышабыз һәм чираттагысы – Әлмәт! Әлмәт шәһәренә беренче тапкыр җыенабыз. Анда яшәүче тыңлаучыларыбыз белән күзгә-күз күрешеп аралашырга телибез. Барлык шәһәрлеләрне һәм күрше-тирәдә яшәүчеләрне “Болгар радиосы” концертына чакырабыз”, - диде ул.

Концертны Илфар Кәримов, “Сәхнәдәш” тапшыруы алып баручысы Айгөл Хәйруллина һәм Татарстанның атказанган артисты, “Иртәнге чәй” ди-джее Рөстәм Гайзуллин алып барачак. Сценарий авторы – “Иртәнге чәй” ди-джее Илфак Хафизов.

Концертта Әлфинә Әзһәмова, Виталий Агапов, Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисова, Илназ Сафиуллин, Динара Шәйдуллина, Сиринә Зәйнетдинова, Ришат Фазлыйәхмәтов, Әбри Хәбриев, Руслан Кираметдинов һәм Ильмира Нәгыймова, Рифат Зарипов, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Резидә Шәрәфиева, Ринас Әхмәтов, Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар катнаша.

Шулай ук Мөнир Рахмаев, Марат Шайбәков, Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннар, Асаф Вәлиев, Шахзад Разметов, Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар, Регина Тимербулатова, Раил Гыйздәтуллин, Динә Закирова һәм Рәзил Камаловның чыгышлары көтелә.

“Болгар радиосы” концерты 30 гыйнварда Әлмәтнең “Нефтьче” Мәдәният сараенда 19:00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100