Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә бокс көне чарасында 250 спортчы катнашты
Бокс уенының тарихы белән яхшы таныш шәһәрлеләр бүләкләр отты.
(Әлмәт, 24 июль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәтнең “Нефтьче” Мәдәният сарае каршында бокс көне уңаеннан флешмоб оештырылды, дип яза җирле басма.
Биредә спортчылар һәм барлык теләк белдергән кеше катнаша алды. Катнашучылар башта күнегүләр ясадылар аннары бокс спорт төренең төп алымнарын башкардылар. Әлеге чара барышында шулай ук бүләкләр уйнатылды. Бокс уенының тарихы белән яхшы таныш шәһәрлеләр бүләкләр отты.
Бәйрәмдә чама белән 250 спортчы катнашты. Саннар буенча, әлеге спорт төре белән Татарстанда 5000 нән артык спортчы шөгыльләнә. Флешмобтан соң спортчылар “Мәңгелек ут” мемориалына юл тоттылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз