Әлмәттә бокс буенча турнир узачак
Анда илебезнең төрле почмакларыннан 150 дән артык кеше катнашачак
(Казан, 10 октябрь, “Татар-информ”). Россия Бокс федерациясенең, Россия Спорт министрлыгының Бөтенроссия, халыкара спорт чаралары бердәм календарь планы нигезендә, Әлмәт бокс буенча Россия беренчелеген кабул итү хокукына лаек булды.
«Нефтьче» Мәдәният сараенда 14 октябрьдә 17 сәгать 30 минутта башланачак турнирда илебезнең төрле почмакларыннан 150 дән артык спортчы, судьялар, мәртәбәле кунаклар, чараны яктыртучы журналистлар катнашыр дип көтелә. Турнир 18 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Анда җиңү яулаучылар Европа беренчелегендә катнашу хокукы алачак, дип хәбәр итә “Әлмәт таңнары” басмасы.