news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә бокс буенча район беренчелеге һәм чемпионаты булды

Анда шәһәрнең “Девон-Юность” клубыннан 22 үсмер үзен сынап карады.

 (Әлмәт, 28 декабрь, “Татар-информ”, “Әлмәт таңнары”).  Татарстанның Әлмәт шәһәрендә бокс буенча район беренчелеге һәм чемпионаты булды. Турнирда калабыздагы барлык клублардан 65 боксчы катнашты, дип хәбәр итә “Әлмәт таңнары” газетасы.

“Девон-Юность” клубыннан 22 үсмер анда үзен сынап карады. Аларның 7 се беренче, 13 е икенче, 2 се өченче урын алдылар. Бу клубка шәһәрдә команда беренчелеге яуларга мөмкинлек бирде.

Командалардан “Виталий-Юность” икенче, “Әлмәтнефть” командасы өченче урын алды.

Хәзер тренер Раджив Низамиев җитәкчелегендәге клуб командасы бокс буенча Татарстан беренчелегендә һәм чемпионатында чыгыш ясаячак, диелә Әлмәт хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100