news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә биш яшьлек малай өеннән качкан

Янгын-коткару посты хезмәткәрләре аны алты сәгать буе үзе яшәгән йорт тирәсеннән эзләгән һәм урманны айкап чыккан.

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Әлмәттә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре өеннән качып киткән биш яшьлек малайны эзли, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Кичә Подлесная урамындагы 24нче йорттан психоневрология диспансерында исәптә торган малай кача. Әлмәт янгын-коткару посты хезмәткәрләре аны алты сәгать буе үзе яшәгән йорт тирәсеннән эзли һәм урманны айкап чыга.

Нәтиҗәдә, 4.50 сәгатьтә малай үзе өенә кайтып кергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100