news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә биш пенсионер мошенникка 400 мең сум акча биргән

Әлеге гамәле өчен аны 3,5 елга ирегеннән мәхрүм итәләр.

(Әлмәт, 20 сентябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Оренбург кешесе Әлмәттә пенсионерларның 400 000 сум акчасын алдап алган. Әлеге гамәле өчен аны 3,5 елга ирегеннән мәхрүм итәләр, дип яза җирле басма.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, ир-ат төрле номерларны җыеп Ульяновск шәһәре кешеләренә шалтыраткан. Ул үзен аларның туганы һәм юл-транспорт һәлакәтенә очраган дип алдаган. Ул проблемаларын хәл итү өчен “такси йөртүче” аша акча җибәрүне сорый торган була. Мошенник тозагына биш пенсионер эләккән.

news_right_1
news_right_2
news_bot