news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә биш айлык бала тончыгып үлгән

Әлеге факт буенча тикшерү эше башланган.

(Казан, 21 май, «Татар-информ»). Әлмәттә биш айлык бала кикергән һәм тончыгып үлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

«Фаҗига 17 майда булган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, бала караучы хатын кызны ашаткан, шуннан соң сабый йокыга талган. Хатын-кыз өй эшләре белән шөгыльләнергә керешкән һәм кайсыдыр мизгелдә кызның суламавын ачыклаган», - дип белдерде агентлыкка Шептицкий.

Бала караучы хатын баланы аңына китерергә тырышкан, ярдәмгә күршеләрне һәм ашыгыч ярдәм чакырган. Табиблар сабыйның асфиксиядән үлүен ачыклаган – ул сыеклык белән тончыккан.

Әлеге факт буенча тикшерү эше башланган. Тикшерүчеләр алдында фаҗиганең барлык нечкәлекләрен ачыклау бурычы тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot