Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә әбисен кыйнап үтергән егетне хөкем иттеләр
Исерек егет кызып итеп 75 яшьлек пенсионер ханымның күкрәгенә йодрык белән суккан.
(Әлмәт, 23 октябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә исерек килеш әбисен кыйнап үтергән 26 яшьлек егетне хөкем иткәннәр. Алар арасында низаг агымдагы елның май аенда булган.
Исерек егет кызып итеп 75 яшьлек пенсионер ханымның күкрәгенә йодрык белән суккан. Алган тән җәрәхәтләреннән әби үлгән.
Шәһәр суды аны “саксызлык аркасында зыян күрүченең үлеменә китерү" маддәсе нигезендә гаепле дип таный. Ул алты ел катгый режимлы колониягә хөкем ителгән. Хөкем карары законлы көченә кермәгән һәм аңа карата шикаять белдерелергә мөмкин, дип хәбәр итә Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз