news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә "Безнен заман" фестиваленең зона этабында 200дән артык кеше катнашачак

Фестивальнең сайлап алу турларының Гала-концерты 6 октябрь көнне 18:00 сәгатьтә "Нефтьче" мәдәният сараенда узачак.

(Әлмәт, 4 октябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 5-6 октябрь көннәрендә Әлмәт шәһәренең "Нефтьче" мәдәният сараенда "Наше время-Безнен заман" эшче яшьләр иҗаты республика телевизион фестиваленең зона этабы узачак. Анда 227 кеше катнашачак. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Әлмәт зонасы үз эченә Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Яңа Чишмә, Нурлат, Чирмешән, Ютазы, Әлмәт, Спасс районнарын ала. Җиде район гариза тапшырган.

Бәйгедә катнашуга 35 гариза бирелгән, шуларның 25е Әлмәттән.

Фестивальнең сайлап алу турларының Гала-концерты 6 октябрь көнне 18:00 сәгатьтә "Нефтьче" мәдәният сараенда узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot