Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә "Без кагыйдә буенча яшәү өчен!" акциясе үтте
Өч балалар бакчасы берләшеп "Без кагыйдә буенча яшәү өчен!" акциясен үткәрде.
(Казан, 4 сентябрь, "Татар-информ"). Республикада 21 августтан 10 сентябрьгә кадәр "Игътибар – балалар!" девизы астында кисәтү чаралары уза. Әлмәт тә читтә калмады, дип хәбәр итә әлеге район администрациясе матбугат хезмәте.
Өч балалар бакчасы берләшеп "Без кагыйдә буенча яшәү өчен!" акциясен үткәрде. Акциядә катнашучылар, шәһәр үзәгендә җыелып, өлкәннәргә юл йөрү кагыйдәләрен үтәү мөһимлеген искә төшерде. Әмма алар бу эшне гади генә итеп түгел, ә флешмоб итеп оештырды. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, өлкәннәргә бала мөрәҗәгать итсә, бөтенләй башка нәтиҗә була.
Кыска, ләкин эчтәлекле шигырьләрдән кала сабыйлар юл йөрү кагыйдәләре турында тематик бию әзерләгән иде.
Чарада автоинспекция хезмәткәре дә катнашты. ЮХИДИ инспекторы Артем Михеев искәртеп узганча, балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре берничә тапкырга азрак булган. Димәк, мондый акцияләр үз нәтиҗәләрен күрсәтә. Ахырдан барлык акциядә катнашучыларга киемдә яктылыкны кире кайтаручы элементлар бүләк иттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз