Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә берьюлы өч "Өй туе" узды
Бу уңайдан оештырылган тантанага район башлыгы Айрат Хәйруллин килде.
(Әлмәт, 30 июнь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Кичә Әлмәттә бер бинада берьюлы өч "Өй туе" узды, дип яза җирле басма.
Архив бүлеге, дәүләт архитектура-төзелеш күзәтчелегенең көньяк-көнчыгыш территориаль инспекциясе, дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы заманча шартлар тудырылган биналарга күчте.
Бу уңайдан оештырылган тантанага район башлыгы Айрат Хәйруллин, ТР дәүләт комитетының архив эше буенча рәисе урынбасары Резеда Шәмсетдинова, Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов һәм башкалар да килгән иде.
Кунаклар нефтьчеләр башкаласында эшләү һәм яшәү өчен шартларның яхшыра баруын билгеләп үттеләр. Бүгенге вакыйгалар – моның ачык мисалы. Архив бүлеге, дәүләт архитектура-төзелеш күзәтчелегенең көньяк-көнчыгыш территориаль инспекциясе, дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы элеккеге шәһәр суды бинасына күчте. Шәһәр үзәгендәге бинага капиталь ремонт ясалган, кабинетлар якты, иркен. Хезмәткәрләр дә, алар хезмәтеннән файдаланучылар да тудырылган шартлардан канәгать. Хәзер архивтагы документлар өчен Тихоновкага кадәр барырга кирәк булмаячак. Бу да бик мөһим.
Тантанада подряд оешмасы эшчеләренә, архив бүлеге, дәүләт архитектура-төзелеш күзәтчелегенең көньяк-көнчыгыш территориаль инспекциясе, дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органының фидакарь хезмәткәрленә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары да тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз