Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә берничә мәктәптә 2 сменада укыячаклар
Әлмәттә укытучыларның август киңәшмәсе узды.
(Әлмәт, 25 август, "Татар-информ","Әлмәт таңнары"). Бүген Әлмәттә укытучыларның август киңәшмәсе узды, дип яза җирле басма.
Киңәшмәдә район башлыгы Айрат Хәйруллин, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, “Татнефть” компаниясенең корпоротив культура үсеше буенча идарә начальнигы урынбасары Рифдар Хәмәдъяров катнаштылар. Кунаклар башта мәгариф учреждениеләренең күргәзмәләре белән танышты.
Быелгы киңәшмә “Әлмәт муниципаль районы мәгариф системасы эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре” темасына багышланды. Төп доклад белән мәгариф идарәсе начальнигы вазифаларын башкаручы Ирина Павловская чыгыш ясады. Ул узган уку елына йомгак ясады, БДИ нәтиҗәләренә тукталды, проблемаларны, яңа уку елына бурычларны бәян итте. Шәһәрдә һәм районда барлыгы 90 балалар бакчасы бар. Бакчага йөрүче балалар саны елдан-ел арта бара. 2017-18 уку елында 12685 бала йөргән. Балаларның мәктәпкәчә учреждениеләр белән тәэмин ителеше 73,1 процент тәшкил итә. 1,5-3 яшьлек биш меңнән артык бала чират көтә.
Балалар саны арту сәбәпле, агымдагы уку елында 5 мәктәп 2 сменада эшләгән. Яңа уку елында 25 нче мәктәп тә 3 нче сыйныфларны икенче сменага күчерә. Быел биредә 13 беренче сыйныф булачак.
Шулай ук 44 нче “Росинка” балалар бакчасы, Колшәрип мәктәбе эшчәнлекләре дә тыңланды. АГНИның ректор вазифаларын башкаручы Роберт Нургалиев Югары нефть мәктәбе хакында сөйләде. ЮХИДИ начальнигы Валерий Гыйздәтуллин укытучыларның игътибарын балаларның юлда имгәнү очракларына юнәлтте. Быелның 7 аенда балалар катнашында 12 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән. Ут кайтаргыч элементлар тагын йөрү юлдагы бәхетсезлек очракларын 65 процентка киметә икән. Искәртелгәнчә, 20 августтан 9 снетябрьгә кадәр “Игътибар: балалар!” республика акциясе бара.
ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, район башлыгы Айрат Хәйруллин мәгариф хезмәткәрләрен яңа уку елы белән тәбрик иттеләр, фидакарьләргә бүләкләр, грантлар тапшырдылар, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз