news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә Бердәм эшче хоккей лигасы җиңүчесе ачыкланды

Матч нәтиҗәләре буенча бронза медальгә “Җәлилнефть”, көмеш медальгә “Әлмәтнефть -1”, ә алтын медальгә “Меллянефть” командасы ия булды.

(Әлмәт, 30 апрель, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 27 апрельдә Әлмәтнең “Юбилейный” спорт сараенда зур спорт бәйрәме – Бердәм эшче хоккей лигасы сезонының тантаналы ябылышы узды. Уеннарның соңгы көнендә “А”- РХЛ дивизионының җиңүчесе һәм призлы урын ияләре билгеле булды.  Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Әлеге чарада Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин, “Татнефть” җәмгыятенең генераль директоры урынбасары, "Нефтяник" хоккей клубы президенты Ринат Шәфигуллин, “Татнефть” профсоюз комитеты рәисенең беренче урынбасары Андрей Зимин, “Татнефть” профком рәисе урынбасары Эльмира Газизова һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.

Матч нәтиҗәләре буенча бронза медальгә “Җәлилнефть”, көмеш медальгә “Әлмәтнефть -1”, ә алтын медальгә “Меллянефть” командасы ия булды.

Лига 2018 елда олылар арасындагы массакүләм хоккей ярышлары кичергән үзгәреш нәтиҗәсендә барлыкка килә. Ул Эшче хоккей лигасы чемпионатында һәм һәвәскәрләр арасындагы турнирларда чыгыш ясаган 39 команданы үзенә берләштерә.

news_right_1
news_right_2
news_bot