news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Әлмәттә бер юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кеше зыян күргән

Кичә Ленин урамында өч «Лада» һәм «Ниссан» автомобильләре бәрелешкән.

Әлмәттә бер юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кеше зыян күргән

(Казан, 26 август, «Татар-информ»). Әлмәттә күмәк юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кеше зыян күргән. Бу турыда һәлакәт шаһитлары хәбәр итте.

Кичә 17.00 сәгать тирәсендә Ленин урамында дүрт җиңел машина — унынчы модельле «Лада», «Лада Гранта», «Лада Ларгус» һәм «Ниссан Тиида» бәрелешкән.

Шаһитлар сүзләренчә, өч ир-ат һәм бер кыз зыян күргән. Ике кешенең сөяге сынган урыннары бар.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100