Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә бер оешманы 200 мең сумлык штрафка тартканнар
Калдыклар җыелу урынының мәйданы 9 квадрат метр тәшкил итә.
(Әлмәт, 19 июль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Кәләй авыл җирлегендәге оешма территориясендә законсыз төзелеш калдыклары җыелу урынын ачыклыйлар, дип яза җирле басма.
Калдыклар биредә төзелеш эшләре башкара торган оешманыкы булып чыга. Әлеге оешма моңа кадәр административ җаваплылыкка тартылган һәм экологлар контроле астында тора.
– Оешманы кабат тикшерү барышында аның вәкилләре төзелеш калдыкларының озатылуы турында документ күрсәтә алмадылар. Дөреслектә агач, буш мичкәләр һәм картон калдыклары җиргә күмелеп барган, дип аңлатты идарә башлыгы урынбасары Римма Миннебаева.
Калдыклар җыелу урынының мәйданы 9 квадрат метр тәшкил итә. Экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәгән өчен закон бозучылар 200 мең сум штрафка тартыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз