Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә бер компания штрафка тартылган
Суд предприятиенең матди хәлен исәпкә алды һәм штраф суммасын 400 000 сумнан 200 000 сумга кадәр киметкән.
(Әлмәт, 31 май, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт шәһәре суды карьерны рекультивацияләүдән баш тарткан җирле компанияне штрафка тарткан. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Оешма “Совельевский” җир участогында файдалы казылмалар чыгару белән шөгыльләнгән. Ләкин соңыннан оешма тарафыннан җир кишәрлегенә элеккеге торышын торгызу буенча эшләрен башкармаган. Татарстан Экология министрлыгының көньяк-көнчыгыш идарәсе инспекторлары компаниягә җир кишәрлеген рекультивацияләргә куша. Компания инспекторларның күрсәтмәсенә зур әһәмият бирми.
Шуннан соң экологлар судка мөрәҗәгать итә һәм хокук бозучыны җаваплылыкка тартканнар. Суд предприятиенең матди хәлен исәпкә алган һәм штраф суммасын 400 000 сумнан 200 000 сумга кадәр киметкән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз