news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә берәү кибет басмакчы булган

Билгесез зат касса алдындагы стеллажны ватып, кассадан акчаны урлый.

(Әлмәт, 7 февраль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә берәү кибет басмакчы булган. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Көндез Росгвардия территориаль идарәсенең Әлмәт районы буенча ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләренә Тукай урамындагы бер кибетне талаганнар дигән хәбәр килгән.

Билгесез зат касса алдындагы стеллажны ватып, кассадан акчаны урлый. Моннан тыш, ул сатучыны этеп җибәрә һәм бер сатып алучының башына пыяла шешә белән суга. Ләкин җинаятьче качарга өлгерми кала. Урамга чыгу белән ул Росгвардия хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана.

Хокук бозучы полиция хезмәткәрләре кулына тапшырыла. Кулга алынучы элегрәк берничә тапкыр хөкем ителгән 32 яшьлек шәһәр кешесе булып чыга.

news_right_1
news_right_2
news_bot