news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә бер көндә 25 литр кан тапшырдылар

Бу көнне нефтьчеләр башкаласының төрле уку йортларыннан 72 студент кан тапшырды.

(Әлмәт, 6 апрель, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 4 апрельдә Әлмәттә Балигъ донор көне үткәрелде, дип яза җирле басма.

Аны балалар һәм яшьләр эшләре буенча идарә белән берлектә Әлмәт кан үзәге оештырды. "Балигъ донор көне" Бөтенроссия акциясе ел саен 18 яшьтән узганнар өчен "Ирекле рәвештә кан һәм аның компонентларын тапшыруны үстерү программасы" кысаларында оештырыла.

Бу көнне нефтьчеләр башкаласының төрле уку йортларыннан 72 студент кан тапшырды. Алар ярдәме белән 25,200 литр кан хәзерләнде.

Бушлай кан тапшыру ул гражданинның аңлы, җаваплы адымы. Аны һәркем дә булдыра алмый.

news_right_1
news_right_2
news_bot