news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә бер җирле ферма терлекчелек калдыкларын Морат елгасына турыдан-туры агызган

Тикшерү күрсәткәнчә, аммоний катнашмалары рөхсәт ителгән нормадан 15 мәртәбә артык булган.

Әлмәттә бер җирле ферма терлекчелек калдыкларын Морат елгасына турыдан-туры агызган
http://eco.tatarstan.ru

(Казан, 4 май, "Татар-информ"). Әлмәт районындагы җирле фермадан чыккан терлекчелек калдыклары Морат елгасының пычрануына китергән. Бу хакта Татарстан Экология министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре алган анализ үрнәкләре күрсәткәнчә, аммоний катнашмаларының чик дәрәҗәдә рөхсәт ителгән күләме 15 мәртәбә артык. Экологлар билгеләгәнчә: "Предприятиедәге чистарту корылмалары агынтыларны чистарта алмый, аның бер өлеше төзек түгел. Агынтылар, чистартылмыйча, җирлек рельефына чыгарыла, ә аннан тау буенча су объектына агып төшә".

Хәзерге вакытта ачыкланган хокук бозу очрагы буенча предприятиегә карата административ тикшерү эше алып барыла. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100