news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә бер ир-ат күпкатлы йорт тәрәзәсеннән егылып төшкән

Коткаручылар килгәндә, ир-ат үлгән була.

(Казан, 15 март, «Татар-информ»). Әлмәттә бер ир-ат күпкатлы йорт тәрәзәсеннән егылып төшкән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Шул хактагы хәбәр 112 бердәм номерына иртәнге алтылар тирәсендә килә. Гадәттән тыш булган урынга юл тоткан коткаручылар Герцен урамындагы 94б йортының подъезд түбәсендә башы канга баткан ир-ат гәүдәсенә юлыга.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре зыян күрүчене подъездга алып керә. Коткаручылар килгәндә, ир-ат үлгән була.

Хәзер әлеге хәлнең сәбәпләрен ачыклыйлар.  

news_right_1
news_right_2
news_bot