Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәттә бер ир-ат бер ханымны кыйнаган, талаган һәм чишенеп ташлаган
Полиция бу ир-атның 1961 елгы элек хөкем ителмәгән Әлмәт кешесе булуын ачыклаган.
(Әлмәт, 22 гыйнвар, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Әлмәт полиция хезмәткәрләре ике сәгать эчендә җинаятьне ачкан. Бер ир-ат бер ханымны кыйнаган, талаган һәм чишенеп ташлаган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге хезмәткәрләре караклык турындагы хәбәрдән соң ике сәгать эчендә җинаятьчене тотты. Ул 47 яшьлек әлмәтлегә зыян китергән.
21.00 сәгать тирәсендә полиция бүлегенә Әлмәт кешесе мөрәҗәгать итеп, Ленин һәм Маяковский урамнары чатында әнисен билгесез кеше кыйнавы һәм талавы турында хәбәр итә.
Вакыйга урынына шунда ук тикшерү-оператив төркеме чыга. Полиция хезмәткәрләре зыян күрүчене җентекләп сораштыра.
Ханым эштән тәүлекнең караңгы вакытында ялгызы гына кайткан. Ленин һәм Маяковский урамнары чатында аны билгесез кеше куып тотып, кыйный башлый. Әлмәтле егыла, ә билгесез зат аның сумкасын алып кача.
Зыян күрүче җинаятьчене куып тотарга маташса да, тота алмый. Эзләрен «юарга» өмет итеп, җинаятьче өске киемен һәм аяк киемен юлга салып ыргыта.
Оператив-эзләү чаралары барышында полиция вәкилләре шикләнелгән затны тоткарлаган. Ул 1961 елгы элек хөкем ителмәгән әлмәтле булып чыга. Хәзерге вакытта ир-ат күрсәтмәләр бирә. Аңа карата шәһәрдән чыгып китмәү турындагы подписка рәвешендә кисәтү чарасы сайланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз