news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә берәү бишенче каттан егылып төшкән

Фаҗиганың сәбәпләре ачыклана.

(Әлмәт, 22 март, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Кичә 15.00 сәгать тирәсендә Әлмәтнең Тукай проспектындагы йортларның берсенннән хатын-кыз егылып төшкән. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Әлеге хатын-кыз бишенче каттан егылып төшкән. Һәлакәт урынына шунда ук полиция һәм ашыгыч ярдәм машинасы килеп җиткән. Шаһитлар хәбәр иткәнчә, ул егылып төшкәч тә әле күпмедер вакыт исән була.

Хәзер биредә тикшерү эшләре бара. Фаҗиганың сәбәпләре ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot