news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә бер ай эчендә ике йөздән артык бала туган

Әлмәтлеләр балаларына кушкан сирәк очрый торган исемнәр арасында Эмилия, Ләйлә, Агата, София, Камил, Арлан, Айдилә бар.

(Әлмәт, 15 февраль,"Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 2019 елның гыйнвар аенда Әлмәттә 205 бала туган.  92 малай һәм 114 кыз бала. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Иң зур баланың авырлыгы 4540 грамм булса, иң кечкенәсенеке - 2155 грамм.

Иң яшь әнигә 18 яшь, иң өлкәненә - 48. Иң яшь әтигә 20 яшь, иң өлкәненә - 54.

Әти-әниләр балаларына куша торган иң популяр исемнәр арасында - Давид, Тимур, Карина, Мәликә, Камилла, Таир, Кәрим.

Әлмәтлеләр балаларына кушкан сирәк очрый торган исемнәр арасында Эмилия, Ләйлә, Агата, София, Камил, Арлан, Айдилә бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot