Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә Белоруссиянең ике кешесе кулга алынган
Алар ай ярым наркотикны контактсыз ысул белән Әлмәт, Чистай һәм Яшел Үзән районнарында тараткан.
(Әлмәт, 12 октябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә Белоруссиянең ике кешесе кулга алынган. Бу хакта Татарстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза җирле басма.
Конспирация өчен алар берничә фатирны арендага алган була. Шул фатирларның берсендә үткәрелгән тентү барышында 240 гр наркотик матдә табыла. Билгеле булганча, алар ай ярым наркотикны контактсыз ысул белән Әлмәт, Чистай һәм Яшел Үзән районнарында таратканнар. Тоткарлау вакытында алар медицина тикшерүе узудан баш тарта. Нәтиҗәдә, алар административ җаваплылыкка тартыла һәм наркотиклар кулланган өчен 12 тәүлеккә кулга алына.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз