news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә байкерларны тикшерәләр

Быелның 8 аенда мотоцикллар белән бәйле 4 авария килеп чыккан, аларда 4 кеше үлгән, 2 се каты җәрәхәтләр алган.

Әлмәттә байкерларны тикшерәләр
Салават Камалетдинов

(Әлмәт, 21 сентябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә полиция хезмәткәрләре байкерлар белән көрәшне тагы да көчәйтте, дип яза җирле басма.

Аларга карата ел башыннан 130 беркетмә төзелгән инде. Хокук бозуларның күпчелеге мотоциклда һәм мопедларда махсус таныклыкларсыз йөрүгә кагыла. Үз мотоциклларын учетка куймаучылар да очрый, андыйлар 16 га җыелган. 4 кеше руль артына исерек килеш утырган өчен тоткарланган. Автоинспекторлар сүзләренә караганда, квадроцикл, скутер, мотоцикл йөртүчеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен бозуы еш очрый башлаган. Сентябрь аенда гына аларга карата 12 административ материал төзелгән. Балигъ булмаган бер мотоцикл йөртүченең әти-әнисенә җавап тотарга туры килгән. 4 мотоцикл штрафстоянкага куелган. Быелның 8 аенда мотоцикллар белән бәйле 4 авария килеп чыккан, аларда 4 кеше үлгән, 2 се каты җәрәхәтләр алган.

news_right_1
news_right_2
news_bot