news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә бассейнны тәэмин итүгә 1,1 млн сарыф ителә

ендер Россия федерациясенең Дәүләт сатып алулар порталына эленгән.

(Әлмәт, 26 июль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәтнең "Пляж” туристик комплексының бассейнына һәм балалар спрей-паркына техник хезмәт күрсәтү өчен 1,1 млн сум сарыф ителәчәк.

Тендер Россия федерациясенең Дәүләт сатып алулар порталына эленгән.

Атна саен бассейнның төбе вакумлы тузансуырткыч белән, ә диварлары кулдан махсус щеткалалар ярдәмендә чистартылачак. Суны суүсемнәре һәм гөмбәчекләрдән арындыру өчен альгитинн һәм коагулянт сатып алыначак.

Башкаручы 27 июль көнне аукционда билгеләнәчәк. Әлеге хезмәт күрсәтү 30 сентябрьга кадәр башкарылыр дип каралган.

news_right_1
news_right_2
news_bot