Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәттә балыкчылар буада баткан ике баланы коткарган
Коткарылган балаларны табиблар караган һәм өйләренә җибәргән.
(Казань, 1 июнь, «Татар-информ»). Әлмәтнең Урсала микрорайонында балыкчылар буада баткан икенче сыйныфта укучы ике баланы коткарган. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Кичә 13.45 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 номерына Әлмәтнең Урсала микрорайонында буада ике баланың батуы турында хәбәр килде», – диелгән министрлык хәбәрендә.
Урынга килгән коткаручылар ике ир-ат Александр Попов белән Игорь Бадеев балыкка барганын ачыклаган. Алар буа ягыннан ярдәм сораган тавышлар ишеткәннәр. Бадеев суга сикергән һәм 9 яшьлек малайны яр кырыена чыгарып дустына биргән. Аннары ул буа төбеннән икенче баланы табып алган һәм аны да ярга чыгарган. Балыкчылар балаларга беренче ярдәм күрсәткән.
Балаларны ашыгыч ярдәм машинасы белән хастаханәгә китергәннәр. Аларны табиблар караган һәм өйләренә кайтарып җибәргән.
Хәзер геройларны бүләкләү мәсьәләсе хәл ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз