Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәттә балаларына алимент түләмәгән ир-атның смартфонына арест салганнар
Гражданин кичекмәстән алиментлар буенча бурычын тулы күләмдә түләгән, шулай ук эш урыны турында белешмәләр дә биргән.
(Әлмәт, 29 октябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә яшәүче 38 яшьлек ир-атның алимент буенча 70 мең сум бурычы җыелган. Суд приставлары аның смартфонына арест салган. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Әлеге сумманы ир-ат балигъ булмаган улы һәм кызын тәрбияләүгә бирергә тиеш булган. Суд приставы гражданинның кәрәзле телефонына арест салган. Шуннан соң гражданин кичекмәстән алиментлар буенча бурычын тулы күләмдә түләгән, шулай ук эш урыны турында белешмәләр дә биргән.
Хәзерге вакытта суд тарафыннан билгеләнгән алимент күләме хезмәт хакыннан түләнә. Милек үз хуҗасына кире кайтарылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз