news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә балаларны машинада йөртү кагыйдәләрен үтәүчеләргә циркка билет бирделәр

Инспекторлардан тыш рейдка Ростов шәһәреннән килгән цирк вәкиле дә чыккан иде.

 Әлмәт, 25 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре гадәти булмаган акция уздырды. “Каешны эләктер” дигән рейд кысаларында инспекторлар тарафыннан машиналар тикшерелде, дип яза җирле басма.

Инспекторлардан тыш рейдка Ростов шәһәреннән килгән цирк вәкиле дә чыккан иде.

Әлеге көчәйтелгән патруль балаларны машинада йөртү кагыйдәләре үтәлешен тикшерделәр. Барысы да тәртиптә булган машинаның кечкенә пассажирларына циркка билет бүләк ителде.

Ике көн эчендә Әлмәттә 20 бәхетле бүләк иясе табылды. Әлеге акция нәтиҗәләре буенча, күпчелек ата-ана баласының сәламатлегенә битараф түгел дияргә була.

news_right_1
news_right_2
news_bot