news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә балаларны автомобильдә йөртү кагыйдәләре үтәлешен тикшерделәр

Рейд барышында тикшерелгән 27 машинаның 5есендә куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу очрагы табыла.

(Әлмәт, 29 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә “Игътибар – балалар!” акциясе кысаларында ЮХИДИ хезмәткәрләре рейдка чыкты, дип яза җирле басма.

Бу юлы автоинспекторларның игътибары балаларны автомобильдә йөртү кагыйдәләре үтәлешенә һәм кечкенәләр өчен махсус автокресло барлыгын тикшерүгә юнәлтелде.

Эш көне ахырына шәһәр урамнарында автомобильләр күбәя. Гадәттә кич белән ата-аналар үз балаларын бакчадан алырга бара.

26 август көнне нәкъ менә балалар бакчаларының берсендә машиналы ата-аналарны автоинспекторлар каршы алды. ЮХИДИ хезмәткәрләре аларның куркынычсызлык кагыйдәләрен ничек үтәүләрен һәм махсус автокресло барлыгын тикшерделәр.

Рейд барышында 27 машина тикшерелә. Шуларның бишесендә куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу очрагы табыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot