news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне узачак

Бу көнне балигъ булмаган балалы гаиләләр аларны кызыксындырган сорауларга җаваплар ала алачак.

(Әлмәт, 16 ноябрь, "Татар-нформ", "Әлмәт таңнары"). Ел саен 20 ноябрь көнне Татарстан Республикасы территориясендә Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне оештырыла. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бу көнне балигъ булмаган балалы гаиләләр аларны кызыксындырган сорауларга җаваплар ала алачак.

Сорауларга прокуратура, Әлмәт районы эчке эшләр бүлеге, мәгариф идарәсе, социаль яклау идарәсе, «Опека» идарәсе, Суд приставлары федераль хезмәте, мәшгульлек үзәге вәкилләре, кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һ.б. җавап бирәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot