news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Әлмәттә балалар тимрәү белән авырый

Тимрәү йоктыручылар һәр атна саен теркәлеп тора

 (Казан, 24 сентябрь, “Татар-информ”). ТР Роспотребнадзор территориаль бүлегеннән хәбәр итүләренчә, Әлмәт каласында авыру 24 балада ачыкланган һәм бу чик түгел. Тимрәү йоктыручылар һәр атна саен теркәлеп тора.

Яшьләр бистәсендә 8 бала, Яңа Кәшер интернат мәктәбендә 2 малай авырый. Шәһәрдә 25,23,20,13, 11, 10һәм 6 нчы мәктәп, шулай ук медицина көллияте, АФИЭУиПда укучылар тимрәү иярткән.

Берничә балалар бакчаларына йөрүчеләр арасында да авыру ачыкланган, дип борчылып яза “Әлмәт таңнары” басмасы.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100