news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә балалар өчен "Терра җир" спектакле тәкъдим ителде

Әлмәт театры "көйсез" тамашачының да күңелен күрде.

(Әлмәт, 13 июль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары", Гөлназ Гыйззәтуллина). Әлмәт театры балаларга яңа спектакль тәкъдим итте. Бәби-театр проекты кысаларында бу өченчесе. Алмаз Садриев куелышындагы могҗизалы күренеш исеме – "Терра җир". Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бәби-театр – 5 яшькә кадәрге балалар өчен булдырылган яңа юнәлеш. Беренче ике спектакль ("Әлли бәлли", "Бәбкә турында әкият" курчак спектакле) турында рәхмәтле әти-әниләрдән уңай фикерләр ишеткән булсам, "Терра җир" миңа театрның мөмкинлекләре болар белән генә чикләнмәвен дәлилләде.

Янәшәдә генә комлыкта казынучы, берсеннән-берсе кызыклы табылдыклар тартып чыгарып, балаларча сөенүче артистлар уенында тамашачылар да катнаша кебек. Әйтерсең, ишегалдындагы комлыкта бергәләп күңел ачалар.

Режиссерның балаларны театр сәнгатенә иң кече яшьтән үк алып килү ниятенә әниләр, тәрбиячеләр дә хуплады. Аз сүзле булып та, үз телләрендә аңлашу, аралашудан ике як та канәгать калды. 

Сәхнә комлыктан гына гыйбарәт. Спектакль өчен бирегә 500 кг ком (резин валчык) кертелгән.

"Терра җир" темасы үзеннән-үзе туды. Җир аша балаларны киң төшенчәләр белән таныштыру отышлы алым. Комлыктан, җир астыннан югары сәнгать, дөнья тарихын чагылдыручы табылдыклар килеп чыгу нәниләрнең күзаллавын, образлы фикер йөрешен арттыра, кечкенәдән үк аларның рухи ягын баета. Идея бик уңышлы һәм без иҗат төркеме белән моңа ирештек", - дип сөйләде Алмаз Садриев.

news_right_1
news_right_2
news_bot