Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә балалар бакчасына ут төрткәннәр
Ун квадрат метр мәйданда җиһазлар янган.
(Казан, 7 май, "Татар-информ"). Әлмәттә "Ивушка" балалар бакчасына ут төрткәннәр. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Янгын бүген таңда Әлмәттә Радищев урамында урнашкан ике катлы бинада килеп чыккан. Ун квадрат метр мәйданда җиһазлар янган.
Янгын сүндерүчеләр берничә минут эчендә утны туктаткан. Якынча мәгълүмат буенча, янгын ут төртүдән килеп чыккан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз