news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә балалар бакчасына ут төртүчене тоткарлаганнар

Әлмәттә 7 май төнендә билгесез ир 65нче "Ивушка" балалар бакчасына ут төрткән һәм каравылчы хатын-кызны яралаган.

(Казан, 7 май, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Янгын Радищев урамында урнашкан ике катлы бинада килеп чыккан. Билгесез ир-ат пычак белән тәрәзәне ватып кереп каравылчы хатын-кызга ташлана, аны яралый, аннары бакчага ут төртә. 60 яшьлек ханымны хастаханәгә салалар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Републикасы буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре ут төртүче ир-атны “кайнар эздән”, балалар бакчасына куелган видеокүзәтү камерасы ярдәмендә тоткарлаган.

Билгеле булганча, янгын вакытында бакчада янгын сүндерү һәм хәбәр бирүнең автоматлаштырылган системасы эшләгән. Шуңа күрә янгын сүндерүчеләр тиз арада килеп җиткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100