Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә балалар бакчасы мөдиренә 20 мең сум штраф салынган
Балалар бакчасы мөдире коррупциягә каршы көрәш турындагы законны бозган.
(Әлмәт, 4 апрель, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә бер балалар бакчасы мөдире элекке дәүләт хезмәткәрләрен законсыз рәвештә эшкә жәлеп иткән өчен 20 000 сум күләмендәге штрафка тартылды. Бу турыда җирел басма хәбәр итә.
Тикшерүдән күренгәнчә, мәктәпкәчә белем бирү оешмасының җитәкчесе эшкә салым хезмәтенең элекке хезмәткәрен кабул итә. Ләкин мөдир кеше, таләп ителгәнчә, ун көн эчендә хезмәткәренең элеккеге эш бирүчесенә аның яңа эшкә урнашуы турында хәбәр итми. Бу исә Коррупциягә каршы көрәш турындагы законны боза, дип билгеләп үттеләр ведомствода.
Балалар бакчасы мөдире “Элекке дәүләт яки муниципаль хезмәткәрне хезмәт эшчәнлегенә законсыз җәлеп итү” маддәсе буенча административ җаваплыкка тартылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз