news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә бадминтон буенча Бөтенроссия ярышлары уза

9 ноябрьдә көрәшкә өлкәннәр кушыла. Алар ялгыз, парлы һәм катнаш разрядларда уйнаячак.

Әлмәттә бадминтон буенча Бөтенроссия ярышлары уза
архив/Ильнар Тухбатов

(Әлмәт, 8 ноябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 7-11 ноябрь көннәрендә Әлмәттә "Әлмәт Open" Бөтенроссия бадминтон турниры уза. Ярышлар «Tennis City» спорт үзәгендә үтәчәк. Бу турыда җирле басма яза.

7 ноябрьдә юниорлар турниры башланды. Ул 13, 15, 17 һәм 19 яшькә кадәрге яшүсмерләр төркемнәре арасында биш разрядта узды.

9 ноябрьдә көрәшкә өлкәннәр кушыла. Алар ялгыз, парлы һәм катнаш разрядларда уйнаячак.

Биредә Мәскәү, Новосибирск, Саратов өлкәләреннән, Казан, Яр Чаллы, Саба, Түбән Кама, Кукмара, Аксубай районнарыннан һәм Башкортстанан килгән бадминтончылар катнашачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot