news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә бәясе 70 миллион сумлык яшелчә саклагыч төзелә

Яңа яшелчә саклагыч Әлмәт фермерларының көндәшлеккә сәләтен арттырырга тиеш.

(Казан, 27 июль, "Татар-информ", Диана Авакян). Татарстанның Әлмәт шәһәрендә бәясе 70 млн. сумлык яшелчә сакла урыны төзелә башлады. Биредә 8 мультитемпературалы режим урнаштырылачак, аның ярдәмендә фермерлар продукцияләрен саклап, көндәшлеккә сәләтләрен арттыра алачак. Бу хакта Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин "Татар-информ"га биргән интервьюсында белдерде.

"Продукция җитештерү - бер эш, иң мөһиме — аны сату. Көзен аны юк кына бәягә сатып җибәреп була, ә гыйнварда исә бәяләр өч тапкырга үсә ", — диде Хәйруллин.

Әлегә төзелеш объектына  фундамент салына. Район җитәкчелеге яшелчә саклагычка кирәкле җиһазлар сатып ала. Район хакимияте бу корылма кыш ахырына кадәр әзер булачак, дип ышана. Финанслау төрле чыганаклардан, ягъни бюджеттан һәм аннан тыш акчалардан алып барыла.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot