news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә Бөек Ватан сугышында катнашкан 77 кешегә ун мең сум акча биргәннәр

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан әлеге түләүләрне Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм анда катнашучылар ала.

Әлмәттә Бөек Ватан сугышында катнашкан 77 кешегә ун мең сум акча биргәннәр
архив

(Әлмәт, 15 май, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан булган 10000 сум күләмендәге әлеге түләүләр Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм анда катнашучыларга агымдагы елның маенда пенсия һәм башка социаль түләүләр белән бергә биреләчәк. Әлмәт районында әлеге түләүләрне 77 кеше ала. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бер тапкыр бирелә торган бу түләүне алу өчен Пенсия фондының территориаль органына махсус мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Түләү Пенсия фондының территориаль органы карамагында булган мәгълүматлар нигезендә гариза язмыйча башкарыла.

Россия Пенсия фондының Әлмәт идарәсе Россия Президенты В.В. Путинның Указы нигезендә Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм катнашучыларына бер тапкыр бирелә торган түләүләрне гамәлгә ашыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot