news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре «имтихан» тотты

Быел республика бюджетыннан техниканы яңарту өчен аерым акчалар бүленеп бирелмәячәк.

(Әлмәт, 5 апрель, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт районы Кичүчат хуҗалыгы базасында язгы кыр эшләренә әзерлек штабының төбәк утырышы узды.

Штаб утырышына республиканың 14 районыннан авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, баш агрономнар һәм инженерлар чакырылган иде. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженерлык техникасы сәясәте буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗанов чәчүне оптималь срокларда, югары сыйфат белән башкарып чыгу кирәклеген әйтте. Ике атна эчендә һәр район инженерларына һәм механикларына барлык ремонт эшләрен төгәлләү бурычын да куйды ул.

Әйтергә кирәк, быел республика бюджетыннан техниканы яңарту өчен аерым акчалар бүленеп бирелмәячәк. Шуның өчен ташламалы лизингны актив рәвештә кулланырга да туры килмәгәе. Министр урынбасары кайбер авыл хуҗалыгы җитәкчеләрен җитди тәнкыйть утына да алды. Аларның булган җитешсезлекләрен бетерергә вакытлары бар әле. Әмма күп түгел. 9-13 апрель аралыгында барлык районнарда чәчү техникасы тулысы белән комиссия тарафыннан тикшерү узачак.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Наил Усманов үз чиратында Әлмәт районы буенча хисап тотты, соңыннан районның техник паркы белән таныштырды. Утырыш кунаклары яңа трактор һәм машиналарны, ремонтлау цехларын, чәчүлек техникасын да карый алды.

– Әлмәт районы язгы кыр эшләренә 95 % ка әзер. Узган ел өстәмә 30 трактор һәм чәчүлек комплекслары сатып алынды. 10-15 көннән кырларда тулы куәттә эш башланыр дип көтәбез, - диде идарә начальнигы.

news_right_1
news_right_2
news_bot