news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен котладылар

Быел район кырларыннан 95,6 мең тонна ашлык җыеп алынган.

(Әлмәт, 6 октябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Эш беткәч, ял итәргә, күңел ачарга да була. Бүген район хуҗалыкларында урып-җыю тәмамланды. Терлекләр фермага кайтарылды. Әлмәтлеләр Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көнен тынычлап билгеләп үтте, дип яза җирле басма.

Райондагы агросәнәгать эшчәнлеге турында күргәзмәләрдән дә белергә була иде. Хуҗалыклар яшелчә-җимеш, сөт продукцияләре, икмәк-булка, ит әйберләре һәм башкаларны алып килгән.

Тантаналы өлеш район башлыгы Айрат Хәйруллин чыгышы белән башланды. Ул авылда бары тик җирне, хезмәтне яраткан кешеләр генә хезмәт куюын искәртеп, аларга рәхмәтен җиткерде. Быел район кырларыннан 95,6 мең тонна ашлык җыеп алынган. Айрат Хәйруллин республика программаларының авылларда да эшләвен билгеләп үтте. Авыл хезмәтчәннәрен тәбрик итәргә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов та килгән иде. Ул да изге теләкләрен җиткерде.

Алдынгыларга ТР Министрлар Кабинеты, район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Рөстәм Асаев, Рамил Галимҗанов һәм район үзешчәннәре безне туендыручыларга матур җыр,биюләрен бүләк итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot