Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә "Автоледи" бәйгесендә унбиш хатын-кыз көч сынашты
Бәйгенең шарты буенча беренче урынны алган Людмила Кулагина Әлмәт данын республика бәйгесендә яклаячак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Әлмәт, 1 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). "Автоледи" бәйгесе иң мавыктыргыч һәм текә ярышларның берсенә әверелде. Шушы көннәрдә Әлмәттә “машина җене” кагылган хатын-кызлар арасында республика бәйгесенең район этабы узды. Быел бәйгедә 15 автоледи көч сынашты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
"Автоледи" транспортны иң оста йөртүче гүзәл затларны барлау максаты белән оештырыла. Ә осталык, беренче чиратта, юл кагыйдәләрен камил белүдә һәм маневр ясау сәләтендә чагыла. Соңгысын хәтта тәҗрибәле шоферлар да булдыра алмый. Артка таба "елан" ясау, берничә секунд эчендә гаражга керү, алга һәм артка боҗра буйлап йөрү – этапларның барысы да катлаулы.
Бәйгедә катнашучыларга 3 этапта үзләрен күрсәтү бурычы куелды. “Тимер атларына” техник күзәтү уздырганнан соң, чират белемнәрне тикшерүгә килеп җитте. Гүзәл затлар сынатмады, һәммәсе дә теорияне яхшы белә булып чыкты. Машинада фигуралы йөрү исә кемнәргәдер җиңел бирелде, тәҗрибәләре сай булганнар бераз хилафлыклар җибәрде. Өченче этапта сынауларны узуга сарыф ителгән вакыт та исәпкә алынды.
Бәйгенең шарты буенча беренче урын алучы Әлмәт данын республика бәйгесендә яклаячак. Быел әлеге мәртәбәле вазифага Людмила Кулагина иреште, ул лаеклы рәвештә беренче урынны яулады. Икенче урында – Евгения Иголкина, өченчедә – Ирина Николаева. Җиңүчеләр истәлекле бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз