news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә автобус шоферы үз-үзен атып үтергән

Хезмәттәше аның соңгы вакытта кәефсез йөрүен әйткән.

 (Казан, 17 октябрь, “Татар-информ”). Әлмәттә «АПОПАТ» пассажир ташу предприятиесендә шофер булып эшләүче 54 яшьлек ир үз-үзенә кул салган, дип хәбәр итте бүген “Әлмәт таңнары” газетасы.

Беркем дә өйдә булмаганда газ пистолетыннан атылган. Хезмәттәше аның соңгы вакытта кәефсез йөрүен әйткән. Нәрсә булды, дип сорауга ул, бар да әйбәт, дип җавап бирә торган булган. Ирнең гәүдәсен 15 октябрьдә кичке 8 тулганда үз фатирында тапканнар. Ир теркәлмәгән «ИЖ-79-8» пистолетын 8 мм калибрлы чын патроннар белән атуга көйләгән булган. Суицид факты буенча тикшерү бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot