news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә август аенда 235 яшь пар гаилә корган

Шәһәрдә җәй аенда 274 сабый дөньяга килгән.

(Әлмәт, 22 сентябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә август аенда шәһәребездә 235 пар гөрләтеп туйларын уздырган. Гомумән алганда, 8 ай эчендә 1045 никах рәсми рәвештә теркәлгән, дип яза җирле басма. 

Бу зур бәйрәмнәр узгач, мәхәббәт җимешләре дә үзләрен озак көттермәгән. Шәһәрдә җәй аенда 274 сабый дөньяга килгән. Шуларның 156сы малай, ә 118е кыз икән.

Август аенда кушылган иң популяр бала исемнәре: Никита, Данил, Камиль, Кирилл, Самир, София, Арина һәм Айназ.

Иң сирәк очрый торган исемнәр: Рузана, Тея, Клим, Нурман.

news_right_1
news_right_2
news_bot