news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә атып үтерелгән егетнең шәхесен ачыклыйлар

Кузайкино һәм Новая Елань авыллары арасындагы урманда яшь кешенең мәете табылган иде.

(Казан, 30 ноябрь, "Татар-информ"). 10 октябрь көнне Әлмәт районының Кузайкино һәм Новая Елань авыллары арасындагы урманда бер егетнең мәете табылган. Бу хакта "Әлмәт таңнары" яза.

Шунда табылган скелет һәм аскы казналыгы белән бергә баш сөяге буенча аның фотороботы төзелгән. Мәетнең баш сөягенә карап фаразлаганда, ул утлы коралдан башына ату сәбәпле үлгән. Егеткә чама белән 21-30 яшь. Буе 163-167 см. Аның бу урында 5-10 ел яткан булуы ихтимал.

Җинаять эшен тикшерү дәвам итә. Егетнең шәхесе әлегә кадәр ачыкланмаган. Бу кеше турында ни дә булса белүчеләрнең хокук саклау органнарына хәбәр итүләрен сорыйлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100