news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә “Ата-ана патруле” акциясе узды

Чараның максаты – балаларның юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәре ныгыту.

(Әлмәт, 13 октябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 10 октябрь көнне 10 нчы мәктәп укытучылары, укучылары һәм аларның ата-аналары ЮХИДИ, ПНД хезмәткәрләре, район башкарма комитеты, "Юл хәрәкәте иминлеге" территориаль идарәсе вәкилләре белән берлектә “Ата-аналар патруле” акциясен үткәрде.

Чараның максаты – балаларның юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәре ныгыту, яктылык кайтаручы элементлар куллану кирәклеге турында искәртү, ата-аналарның игътибарын юл-транспорт травматизмын профилактикалау мәсьәләсенә җәлеп итү.

Кечкенәләр җәяүлеләргә һәм машина йөртүчеләргә белешмәлекләр таратты. Шулай ук тукталыш һәм подъездларда да яктылык кайтаручы элементлар кирәклеге турындагы белешмәлекләре урнаштырылды. Ата-аналар исә балаларга сәламәтлекне саклау өчен куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген аңлатты.

Акциядә катнашучыларга бүләккә яктылыкны кайтаручы элементлар өләшенде.

news_right_1
news_right_2
news_bot