news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә ат спорты ярышлары узачак

Ярышларны ачу тантанасы 20 июльдә 10.00 сәгатьтә булачак.

Әлмәттә ат спорты ярышлары узачак
almet-rt.ru

(Әлмәт, 18 июль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 20 – 21 июль көннәрендә "Юбилейный" спорт сарае артында урнашкан шәһәрнең үзәк стадионының ат спорты мәйданчыгында конкур һәм выездка буенча "Татнефть" ГАҖнең Җәйге Кубогына ат спорты ярышлары үтәчәк. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Ярышлар "2016-2020 елларга Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышында ат спортын һәм ат үрчетүне үстерү" программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла.

Ярышларны ачу тантанасы 20 июльдә 10.00 сәгатьтә булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot