news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә астма белән авыручылар өчен "Пациент мәктәбе" оештырылган

Табиб өянәкне ничек туктату, ингаляторны ничек куллану, виталограф һәм пикфлоуметр ни өчен кирәклеге турында сөйләде.

Әлмәттә астма белән авыручылар өчен "Пациент мәктәбе" оештырылган
almet-rt.ru/news/mgyyat/lmtt-patsient-mktbe-uzdy

(Әлмәт, 30 июль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт шәһәренең 3 нче поликлиникасы базасында "бронхиаль астма" диагнозы булган кешеләргә багышланган "Пациент мәктәбе" оештырылды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Дәресләрне аллерголог-иммунолог Әлфиз Максеев үткәрде. Ул бронхиаль астма авыруын профилактикалау ысуллары һәм авыруның беренчел һәм икенчел стадиясен нәрсә аерылуы турында сөйләп узды.

Авырулар табибның чыгышын зур кызыксыну белән тыңладылар, аның тәкъдимнәрен дә үзләренә язып алдылар. Әлфиз Максеев авыруны җиңүдә авыру кешенең һәм табибның роле яртылаш бүленә, дип ассызыклады. Шулай ук табиб өянәкне ничек туктату, ингаляторны ничек куллану, виталограф һәм пикфлоуметр ни өчен кирәклеге турында сөйләде.

 Очрашу барышында мәктәп тыңлаучыларына гражданнарның ташламалы категориясен дарулар белән тәэмин итү программасы буенча буклетлар тәкъдим ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot