news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә “Арт-Сабан туе - 2018” үткәрәләр

“Арт-Сабан туе - 2018” – ул Татарстандагы һәм күрше төбәкләрдәге профессиональ һәм башлап язучы рәссамнар эшләре арасында узучы бәйге.

(Казан, 8 апрель, “Татар-информ”). Иртәгә, 9 апрельдә, Әлмәттә “Арт-Сабан туе - 2018” бәйге-күргәзмәсе ачылышы була. Бу хакта Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Арт-Сабан туе - 2018” – ул Татарстандагы һәм күрше төбәкләр - Башкортстан, Марий Эл, Удмуртия һәм Чувашия, шулай ук Самара һәм Ульяновск өлкәләреннән профессиональ һәм башлап язучы рәссамнар эшләре арасында уза торган бәйге.

Һәр елны күчеп йөрүче “Арт-Сабан туе” күргәзмәсе Идел-Урал төбәгендәге рәссамнарның “Безнең заман баһадирлары” темасына иң лаеклы эшләрен туплаган.

Авторлар Әлмәт оешмаларында узачак күчмә күргәзмәләрдә катнашачаклар. Җиңүчеләрне үзләренә ошаган эшләргә тавыш биреп, гади кешеләр ачыклаячак.

Шулай ук тавышларны www.art-sabantuy.ru сайтында да бирергә була. Әлмәт оешмаларында күчмә күргәзмәләр 9 апрельдән 9 майга кадәр уза.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100